

Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе «Благовещенский завод МЖБК» предприятиесендәге 43 яшьлек электр монтеры һәлак булуы белән бәйле очракны тикшерүне тәмамлады.
Фаҗига 3 июльдә була. Бу көнне предприятие цехында автомат рәвештә ачыла торган капка ватыла. Аны күтәртү җайланмасы 9 метр биеклектә булган һәм ремонт бригадасы аңа менү өчен күчмә манараны монтажлаган. Шул эш вакытында электр монтеры 8,4 метр биеклектән егылып төшкән. Шул вакытта алган җәрәхәтләр ир-егет өчен үлемечле булган, ул ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.
Тикшерү барышында берничә хокук бозу ачыкланган, алар фаҗигагә китергән. Ачыкланганча, күчмә манара завод-җитештерүче караган базаларга түгел, ә агач "подкладка"ларга урнаштырылган булган. Шул сәбәпле һәлакәт килеп чыккан. Тикшерү материаллары тиешле органнарга тапшырылган.
Фото: bashinform.ru