+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Сентября 2023, 06:06

Хатынын тукмап үтергән

Благовещен районында бер 43 яшьлек ир хатынын тукмап үтергән...

Хатынын тукмап үтергәнХатынын тукмап үтергән
Хатынын тукмап үтергән

Бу хакта республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу коточкыч хәл 9 сентябрь көнне булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир 34 яшьлек хатыны белән бергә өйләрендә спиртлы эчемлек эчеп утырган. Бервакыт алар арасында көнчелек аркасында низаг килеп чыккан. Тиргәш-талаш вакытында ир хатынын тукмый башлаган.

Шуннан соң икесе дә йокларга ята. Иртән хатынының хәле начарлана. Ире ашыгыч ярдәм чакырткан, ләкин, кызганычка каршы, хатын табиблар килгәнче үк үлә.

- Суд-медицина экспертизасы барышында хатын-кызның тукмалып үлүе ачыклана. Гаепләнүче үз гаебен таныган. “Сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян салу аркасында саксызлык белән каза күрүченең үлеменә китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гәепләнүче кулга алынган, - дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетыннан.

Фото: ufa.kp

Автор:Денис Таваев
Читайте нас