

Республика Башлыгы Кинҗә-Абыз авылы янында Кинҗә Арсланов җирләнгән дип күздә тотылган урында булды. Радий Хәбиров мемориаль комплекста кабергә чәчәкләр салды, шулай ук гыйбадәттә катнашты.
- Кинҗә Арсланов - башкорт халкының бөек улы, Емельян Пугачёв һәм Салават Юлаевның көрәштәше. Кинҗә Арсланов - зирәклек гәүдәләнеше, укымышлы кеше, дин эшлеклесе, - диде Радий Хәбиров. - Без, риваятьләр буенча, ул җирләнгән урында торабыз. Аның язмышы югалган, үлем датасы билгесез. Ул иптәшләренә, үзе һәлак булган очракта, аны туган җиренә күмүне үтенгән. Һәм менә без Кинҗә Арслановның кече ватанында.
Кинҗә-Абыз авылында төбәк җитәкчесе Кинҗә Арслановның 300 еллыгы уңаеннан “Кинйә йыйыны” республика бәйрәмендә булды. Аның мәйданчыгында муниципалитетның әйдәүче предприятиеләре экспозициясен һәм халык кәсепләре ачык фестивален оештырганнар.
Радий Хәбиров “Ермолаевка икмәге” элеваторы һәм “Куергазы-сөт” предприятиесе, шулай ук “Аргус” компаниясе стендларын карады, ул республика Кызыл китабына кертелгән затлы боланнар - мараллар үрчетү белән шөгыльләнә.
Кинҗә-Абыз авылында төбәк җитәкчесе 2001 елда ачылган Кинҗә Арсланов музеенда да булды.
“Кинйә йыйыны” фестивалендә чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы якташларын Кинҗә Арслановның 300 еллыгы белән котлады һәм аеруча уңашка ирешүчеләргә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Бу көннәрдә республика башкорт халкының күренекле улы Кинҗә Арслановның тууына 300 ел тулуны билгеләп үтә. Бу - бөек сугышчы, патриот һәм бик тә мәгърифәтле кеше. Барысы да аның гаделлеге, батырлыгы кебек сыйфатларын билгеләп үтте, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Аның язмышы катлаулы. Һәйкәлләрдә аның үлеме елы күрсәтелмәгән дә. Әмма аның истәлеген кадерләп саклыйбыз.
Фото: glavarb.ru