

15 сентябрьдә Күмертауда торак йортның бер фатиры янган. Урынга янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә килгән. Алар 15 кешене ут тозагыннан коткарган, ә 47 кеше үзләре эвакуацияләнгән. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ут белән көрәшү өчен 4 берәмлек техника һәм 19 кеше җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән. Янгынның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте