Уфада элекке ЧВК «Вагнер» хезмәткәре өчен чик кую чарасы сайланды. Бу хакта Уфа шәһәренең Киров район судының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ведомствода белдерүләренчә, үтерү корбаны — гаепләнүченең хезмәттәше булган. Ул машинага 1,2 миллион сум кредит рәсмиләштергән. Тикшерү версиясе буенча, акча аркасында гаепләнүче кеше үтерүгә җөрьәт иткән - аны таш белән сугып үтергән һәм гәүдәсен урманда яшергән. Җинаятьче гаебен таныган һәм судта йорт аресты турында сораган.
- Мин яшеренмәдем, полиция хезмәткәрләренә ярдәм иттем, — диде җинаятьче.
Аны 14 ноябрьгә кадәр сак астына алганнар.
Фото: Уфа шәһәренең Киров район судының матбугат хезмәте