Башкортстанда Ирәмәл тавында Екатеринбургтан килгән турист кыз югалган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз туристик төркемнән аерылып киткән, билгеләнгән вакытта җыелу урынына килмәгән. Эзләүләр нәтиҗә бирмәгәнлектән, вертолет кулланырга һәм эзләү төркемен зурайтырга карар ителә. Учалы районына 9 коткаручы һәм 3 махсус машина җибәрелгән.
Өстәмә мәгълүмат көтәбез, вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте