+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2023, 16:36

Уфа уртасында коточкыч авария...

Машина белән мотоцикл бәрелгән. Кемнәр зыян күргән?

Уфа уртасында коточкыч авария...
Уфа уртасында коточкыч авария...

Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә, 15 сентябрьдә, 21 сәгать 30 минутта Уфаның Октябрь проспектындагы 71нче йорт каршында «Киа Сид» машинасының 31 яшьлек шоферы юлда борылыш ясаганда каршы якка хәрәкәт итүче «БМВ» мотоциклы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотокцикл йөртүче авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Ашыгыч медицина ярдәме каретасы дәваханәгә 26 яшьлек кызны - "Киа Сид" шоферын да китергән, медицина хезмәткәрләре тикшергәннән соң ул аннан чыгарылган.

Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Зыян күргән ир-егетнең шәхесе ачыклана: аның үзе белән нинди дә булса документлары, ә мототранспортта Дәүләт теркәве билгеләре булмаган.

Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/gibdd_ufa

Уфа уртасында коточкыч авария...
Уфа уртасында коточкыч авария...
Уфа уртасында коточкыч авария...
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: