+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь , 17:35

Алар барысы да урманга барган булган...

Узган тәүлектә республиканың төрле почмакларында 8 кеше югалган...

Алар барысы да урманга барган булган...
Алар барысы да урманга барган булган...

Һава торышы республика халкын җылы һәм кояшлы көннәре белән сөендерә, шуңа күрә урманга барырга теләүчеләр бик күп. Шул ук вакытта гражданнар үз хәвефсезлеге хакында оныта...

Кичә 112 системасы шалтыратуларын эшкәртү үзәгенә түбәндәге мөрәҗәгатьләр килгән:

- Архангельск авылында яшәүче 9 яшьлек малай әти-әнисе белән урманга гөмбә җыярга барган һәм югалган;
- Яңавыл районының Банибаш авылында гаилә урманга барган һәм 15 яшь һәм 8 яшьлек ике баласын югалткан;
- Учалы шәһәрендә бабасы белән әбисе гөмбә җыйганда ике оныгы белән урманда югалган;
- Учалы районында ир-егет машинасын урманда калдырып киткән һәм югалган;

Бәхеткә, барлык очракларда да гражданнар табылган. Статистиканы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урманда сак булыгыз, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас в