Башкортстанда төнге сәгать икедә 112 системасы чакыруларын эшкәртү үзәгенә Шаран районының Шаран авылында йорт януы турында хәбәр килә.
Янгынның гомум мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында ике кеше зыян күрә: 1963 елда туган ир-егет һәм 1977 елгы хатын-кыз.
Әлеге вакытта вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте