Башкортстанда хатын-кыз белән ир-егет урманда тугыз яшьлек улын югалткан. Билгеле булганча, гаилә Архангель авылыннан урманга гөмбә җыярга киткән.
Бервакыт бала югалган. Әти-әнисе малайны эзләгәндә, ул үзе машина янына юл тапкан.
Аның үзе белән телефон булган, ул әти-әнисенә шалтыраткан һәм аларны тынычландырган. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ түгел иде.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.