Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлакәт төш вакытында Затон шоссесында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 38 яшьлек таксист "Лада Гранта" руле артында идарәне югалткан һәм бетон киртәгә килеп менгән.
Шофер алынган җәрәхәтләрдән үлгән.
Һәлакәт урынында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган, вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана.
Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/bash_gibdd