Октябрьский шәһәрендә юл читенә төшеп капланган машинада бер кеше һәлак булган.
Билгеле мәгълүматлар буенча, 36 яшьлек хатын-кыз “Ока” машинасына идарәне югалта һәм юл читенә чыгып оча, ары таба каплана.
Нәтиҗәдә, хәвефсезлек каешын каптырмаган 34 яшьлек пассажир хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлак булган.
Шулай ук водитель хатын-кыз да авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли.