+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2023, 15:24

Саузда обелиск ачылды

Районда “Эшлекле гамәлләр” программасы буенча бик күп эшләр башкарыла, юллар, чишмәләр, социаль объектлар төзекләндерелә, зират коймалары тотыла, балалар мәй­данчыклары урнаштырыла.

Саузда обелиск ачылды
Саузда обелиск ачылды
Шушы көннәрдә Сауз авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды.

– Әлеге чара авылның һәр кешесе өчен мөһим, чөнки илебезне якларга һәр өйдән кеше киткән, кайбер йортлардан бер генә түгел, берничә яугир булган. Авылыбыз зур түгел, шулай да 238 солдат фронтка киткән, аларның 174е яу кырында ятып калган, бары тик 64енә генә туган якларына исән килеш әйләнеп кайту бәхете тигән, – ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Эльза Хәйретдинова.

Сауз авылы халкын бу мөһим вакыйга белән район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев тәбрикләде һәм Җиңүнең 80 еллык юбилее алдыннан мөһим эш башкарылуын билгеләп үтте, шулай ук мондый чараларның һәм объектларның олы тәрбияви мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

Саузлылар һәйкәлне төзүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә, аеруча Роберт Җәләев, Ринат Шәяпов, Илдус Фарухшин, Рөстәм Сөләйманов, Рәфил Мәүлиевка зур рәхмәтләрен җиткерә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: