+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2023, 15:21

Сайлауга – җырлар белән!

Үткән сайлауларга халыкның милли киемнәрдә килүе чараны олы бер бәйрәмгә әйләндерде.

Сайлауга – җырлар белән!
Сайлауга – җырлар белән!

Чыннан да шулай бит: шәһәребезнең, респуб­ликабызның, илебез­нең язмышы өчен тавыш бирү барганда бу чарадан беркем дә читтә кала алмый. Нефтекама милли-мәдәни үзәгенең “Ак калфак энҗеләре” фольклор ансамбле исә сайлауга милли киемнәрдә, гармуннар белән килде.

– Мин 487нче сайлау участогына карыйм, ансамбльдән тагын бер кеше – Лүзә Гомәрова да шушында тавыш бирә. Уйлаштык та, бөтен ансамбль белән бергәләп килергә булдык – бәйрәм бит бүген! Килгән халыкны җырлар белән каршы алдык, халык туктап карап тора, үзләре дә кушылып җырлый, биюгә төшүчеләр дә булды, – ди Нәфисә Хөсәенова. Ул үзе гармунда уйный, үзе җырлый!


– Балачактан әнкәй-әткәйләрнең сайлауга йөргәнен карап-күреп үстек. Атларга утырып, урамнарны тутырып, җырлап баралар иде сайлауга. Үзем дә бер сайлаудан да калмадым, һәрвакыт тавыш бирергә йөрдем. Бу юлы да уйлаштык та, сайлауга бәйрәм төсе бирик дип, ансамбль белән бардык. Без бүген сайлаган депутатлар киләчәктә дә илебез ныклы, матур булсын өчен тырышсын иде! – дип сүзгә кушыла 85 яшьлек Лүзә Зәки кызы.


Җырчыларның төрлесе төрле участокта тавыш бирә. Биредә халыкның күңелен күргәч, алар, паспортларын тотып, милли киемнәрдә үз участокларына сайлауга таралды.
– Халык-элек-электән бәйрәмгә иң матур киемен кигән, ата-бабаларыбыздан калган, милли җырлар, милли йолалар белән сугарылган милли күлмәкләребезне без әле дә яратып киябез. Шуңа күрә бәйрәмгә матур күлмәкләребезне киеп килдек, – ди олы яшьтәге Рәфинә Минәҗетдинова.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: