+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2023, 16:13

Стелаларны тергезү дәвам итә

Хәзерге вакытта 2 муниципаль берәмлек территориясендә 3 стеланы алыштыру таләп ителә.

Стелаларны тергезү дәвам итә
Стелаларны тергезү дәвам итә

"Республикада муниципаль берәмлекләр чикләрендә 252 стела урнашкан, шуларның 200е, элек әйтеп киткәнемчә, муниципаль берәмлекләр көче белән тиешенчә хәлгә китерелгән: штукатурка, буяу, эретеп ябыштыру эшләре башкарылган, район һәм торак пунктлар исемнәрендә һәм башка текстларда хәрефләр тергезелгән.
Бүгенге көндә муниципалитетлар тарафыннан 34 стела реставрацияләнгән. Мәсәлән, Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлында Караидел һәм Мишкә районнары чигендә - постаментны буяу эшләре башкарылган.
Октябрьский шәһәрендә Баулы автомобиль юлында стелаларны ремонтлау һәм буяу эшләре башкарылды. 3 муниципаль районда тергезү эшләре дәвам итә. Эшләрне бу ай ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. 2023 елның июнь аена 9 муниципаль берәмлектә 15 стеланы алыштыру таләп ителә иде. Бүгенге көндә аларның 12се тиешле хәлгә китерелгән", - диде бүгеге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары Алан Марзаев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: