+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2023, 22:29

Янә фаҗигале янгын

Янгынны сүндерү барышында хатын-кызның гәүдәсе табылган...

Янә фаҗигале янгын
Янә фаҗигале янгын

Кичә кичен Бәләбәй районында фаҗигале янгын теркәлгән. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килүгә ике бүлмәле фатирдагы бер бүлмә һәм балкон янган булган. Янгын сүндерү барышында, кызганычка каршы, 1965 елгы хатын-кызның мәете табылган.

Фаҗигале вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре һәм тикшерү-оператив төркем эшли.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: