Бүген Башкортстан Русиянең төньяк-көнбатышыннан күчеп килгән салкын фронт йогынтысына дучар булачак. Шуңа күрә һава температурасы көндез +14,+19 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр явуы көтелә.
Атна уртасыннан Башкортстанга яңадан әбиләр чуагы кайтачак. Һава температурасы 21 сентябрьдә көндез +18,+23, төнлә +3,+8 градус тәшкил итәчәк.
Әбиләр чуагы вакытында явым-төшем көтелми.