Безнең колонна шактый зур, аның составында 75 кеше һәм 39 берәмлек техника, шул исәптән 23 йөк автофургоны һәм 2 трал.
Йөкне формалаштыруда республиканың 11 муниципалитеты, министрлыклар, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, төрле сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар катнашты.
Гуманитар конвой 28 автомобиль, мобиль мунча, 5 мотоцикл, такта-борыс, утын, генераторлар, квадрокоптерлар, тепловизорлар, антидрон мылтыклар, электр җиһазлары, маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары, автозапчастьләр, азык-төлек продуктлары, эчәр су, кием, шәхси гигиена чаралары, дарулар һәм туганнардан посылкалардан тора.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты