Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә кич Ферин урамындагы 21нче йорт каршында 46 яшьлек ир «Хендай Солярис» руле артында җәяүлеләр кичүе зонасын узганда җәяүлене бәрдергән.
Юл-транспорт вакыйгасында 15 яшьлек үсмерне баш җәрәхәте белән дәваханәгә алып киткәннәр.
Вакыйганың сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/gibdd_ufa