+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2023, 10:12

Көн дә диярлек янгын...

Төнге янгында 1986 елгы ир-егет һәлак булган.

Көн дә диярлек янгын...
Көн дә диярлек янгын...

Бүген төнлә Дүртөйле районының Иванай авылында фаҗигале янгын теркәлгән. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән. Билгеле мәгълүматлар буенча, ике бүлмәле фатир янган. Янгынны сүндерү барышында 1986 елгы ир-егетнең гәүдәсе табылган.

Фаҗигале вакыйганың сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: