Бүген "Юлга игътибар" социаль кампаниягә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда ил буенча старт алган әлеге башлангыч турында сүз булды.
Бу кампания илнең 40 субъектында үтә. "ПРОдвижение БЕЗопасности" социаль проектында катнашкан һәр төбәк үзендә булган юл йөрү хәвефсезлегенә игътибар итә. Башкортстанда бу җәһәттән җәяүлеләр белән булган юл-транспорт аварияләре санын киметүгә багышланган.
Соңгы 8 айда 2231 юл-транспорт авариясе булган. Анда 234 кеше һәлак булган. Алар арасында 8 бала бар, 2681 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнү алган. Аеруча капма-каршы бәрелешүләр һәм җәяүлеләр булган автоаварияләр саны күп.
- Бу кампания халыкның юл-транспорт хәрәкәтенә игътибарын арттыруга юнәлтелгән. Соңгы вакытта аварияләр саны кимесә дә, һәр 10нчы юл һәлакәте үлем белән тәмамлана. Аеруча төнлә аварияләр саны күп. Еш кына катнашучылар исерек була. Аварияләрнең 18 проценты балалар катнашлыгында үтә. Быел балалар арасында автоаварияләр саны соңгы 5 елда иң зур күрсәткечкә җитте.
Аеруча спиртлы эчемлекләр кулланган водительләр күп. Агымдагы елда гына 10500 шундый водитель тотылды.
18-22 сентябрьдә балалар арасында юл фаҗигаләрен киметү буенча акция үтә. Һәркем игътибарлы булганда гына бу проблеманы киметә алабыз, - диде Башкортстан буенча ЮХХДИ дәүләт инспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.
- Ел саен берничә тапкыр ЮХХДИ белән берлектә без балаларның юл хәвефсезлегенә игътибарын арттыру өчен акцияләр оештырабыз. Агымдагы атна да шундыйларның берсе. ЮХХДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә очрашулар үткәрә, аларның әти-әниләре белән эшли.
Ата-аналарга балаларны хәвефсез йөртүенә дә игътибар итәбез. Бала автомобильдә чагында максималь игътибар таләп итә, - диде чарада республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр дә бу өлкә белән яхшы таныш. Ел саен 500 бала юл-транспорт халәкәтенә юлыга, 16-17 бала һәлак була.
- Безгә шушы пациентлар белән эшләргә кирәк. Еш кына балалар башы бәрелеп, зыян күрә. Тернәкләнү өчен дистәләрчә еллар кирәк. Инде һәлакәт җиңел генә үтсә дә балага ул зур психологик җәрәхәт сала.
Без ата-аналар белән дә даими эшлибез. Бала тудыру йортында ук яшь әниләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Балаларның киеменә лә игътибар итү кирәк. Төнлә алар ялтыравыклы булырга тиеш. Наушникта йөргән балалар күп. Алар якынлашып килүче транспортны күрми дә. Боларның барысы да ата-аналар игътибарында булырга тиеш, - диде республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбүнова.
Чарада катнашучылар балаларның киеме водительләрнең игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиешлеген ассызыклады. Аеруча караңгы вакытта. Бу җәһәттән федераль башлангычка нигез салу да урынлы булачак.
Республикада тизлек режимы, җәүлеләрнең игътибарсызлыгы аеруча кискен хәлдә. Әлеге кампаниядә башлыча шуңа багышланган.