

Аллея агымдагы елның сентябрендә булдырылды. Ул “Атайсал” программасы кысаларында Кизгәнбаш авылыннан чыккан, Ижау шәһәрендәге “Иждрил холдинг” компаниясенең генеральный директоры Фларид Фәйрушинның финанс ярдәме белән төзелгән.
Монда махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр истәлеге мәңгеләштерелгән. Биредә шулай ук Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалерлары һәм Балтач районының күп кенә хөрмәтле кешеләре турында мәгълүматлар урнаштырылган.
Радий Хәбиров һәлак булган балтачлыларны искә алды һәм обелискка чәчәкләр салды.
Фото: bashinform.ru