+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2023, 16:07

"Я не хочу проблема, я не хочу проблема"

Уфада Мисыр таксисты пассажир-егетне "перцовка" белән коендырган, кыйнаган, телефонын талап алган, соңыннан ике машинага бәрелгән. Сәбәбе нәрсәдә?

"Я не хочу проблема, я не хочу проблема""Я не хочу проблема, я не хочу проблема"
"Я не хочу проблема, я не хочу проблема"

Тимур (пассажир, исеме үзгәртелде) - балалар хоккей тренеры, ул иртән кызы янына таксида барган. Мисыр таксисты сәяхәт өчен кулакча яки онлайн-банк аша акча күчерү белән түләүне таләп итән. Егерме минут дәвамында Тимур таксистка акчаны махсус кушымта аша түләве хакында аңлатырга тырышкан. Тегесе бернәрсә дә аңламаган.

Конфликттан соң клиент подъезд янына килгән. Таксист аның артыннан барып, егеткә "Я не хочу проблема, я не хочу проблема", - дигән, әмма үзе шундук аны "перцовка" белән коендырган.

Моның белән конфликт бетми - җинаятьче егетне кыйный һәм телефонын талап ала. Егет, аңына килеп, таксистның машинасына ябыша, әмма машинаны туктата алмый - транспортның ишегенә ябышып берничә метр бара. Нәтиҗәдә, Мисыр таксисты тагын ике машинага бәрелеп, җинаять урыныннан кача.

 

Соңрак 9нчы номерлы полиция бүлегенә медицина учреждениесеннән баш һәм күз җәрәхәтләре алган 1999 елда туган граждан килүе турында хәбәр килгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәл Академик Сөләйманов урамында 10нчы йорт янында булган.

- Хәзер полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклый. Таксистның шәхесе ачыкланган, аның кайда булуын билгеләү буенча чаралар үткәрелә. Барлык үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: "mash" телеграмм-каналындагы видеодан кадр

Автор:Денис Таваев
Читайте нас