

Алар, 697 баскыч узып, уникаль шиханнарга менде. Таулар моннан 250 миллион ел элек җир кабыгының тектоник үзгәрешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Катнашучылар бу урында булуларына бик шат иде.
Геологлар күтәрелү вакытында артефактлар да тапты: алар - брахиопод, коралл, трилобит калдыклары. Барлык табышлар уку процессы вакытында җентекләп өйрәнеләчәк.
Журналистлар белән аралашу барышында Русия Фәннәр академиясенең Геология институты директоры, геология-минералогия фәннәре докторы Сергей Ковалев өч шихан урнашкан бөтен территория буенча ЮНЕСКО геопаркы статусын алуга номинацион досье җибәрелүе турында белдерде.
- Мин беренче тапкыр Башкортстанда. Бу уникаль урында геопарк булдыру - бик дөрес карар. Шиханны кыйммәтле табигать һәйкәле буларак сакларга кирәк, - дип саный Казан федераль университетының 1нче курс студенты Роман Антонов.
Фото: geopark-toratau.ru