

- Мин «ГеоВызов» чемпионатында укуда алган белем һәм күнекмәләрне күрсәтү өчен катнашам. Бу - зур тәҗрибә туплау. Мин "Геохимия", "Кыр тукталышы" кебек сынауларда катнаштым. Без Архангель районының Аскын киселешендә дә булдык. Биредә 4 сәгать дәвам иткән геологик маршрут уздык. Бу бик мавыктыргыч булды! Чемпионат миңа ошады, монда үз белемнәребезне күрсәтергә һәм бөтен Русиядән яңа дуслар белән танышу мөмкинлеге дә бар, һәм бу бик шәп! Мин балачактан ташлар ярата идем. Мәктәптә географиядән БДИ тапшырдым. Миңа бу предмет ошый иде, шуңа күрә миңа география белән бәйле юнәлеш кирәк дип уйладым. Уфа дәүләт нефть техник университетында "Геология" юнәлешенә укырга кердем һәм үкенмим. Профессиядә буласы, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карыйсы килә, - дип белдерде университетның өченче курс студенты Тимур Тимерханов.
Фото: mgazeta.com