+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 сентябрь 2023, 12:33

Үзенә игътибар җәлеп итәргә карар иткән

Кичә кич Уфада Черниковка халкын бер ир-егетнең сәер гамәле куркыткан... Ул стадион манарасына менгән. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте вәзгыять буенча аңлатма бирде.

Үзенә игътибар җәлеп итәргә карар иткәнҮзенә игътибар җәлеп итәргә карар иткән
Үзенә игътибар җәлеп итәргә карар иткән

Шаһитлар егетнең “Строитель” стадионы манарасына менгәнен күреп, ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итткәннәр. Коткаручылар тиз арада килеп, сәер егетне җиргә төшергәннәр.

Ни өчен ул манарага менгәнлеге ачыклана, әмма башта билгеле булуынча, ир-егет шәхси тормышындагы хәлләр аркасында "үзенә игътибар җәлеп итәргә" карар иткән булган.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аны тоткарлаганнар һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 5нче номерлы полиция бүлегенә китергәннәр.

- Тоткарланган кешегә карата Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе буенча (җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренү) административ протокол төзелде, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас