Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, Благовещен районының Удельно-Дуваней авылы янында ике автомобиль бәрелешкән. Министр авариядә зыян күрүчеләргә беренче ярдәмне күрсәткән.
"Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар җәрәхәтләнгән. Алар белән бергә ашыгыч ярдәм бригадасын көттем, аларны табибларга тапшырдым" - дип яза Айрат Рәхмәтуллин телеграмм-каналында.
Министр ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең оператив эшен билгеләп үтте. Машина урынга чакырылганнан соң 12 минутта килгән.
Фото: Айрат Рәхмәтуллинның телеграмм-каналыннан, t.me/s/DrRakhmatullin