+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь 2023, 15:40

Нефтекамада яңа завод төзеләчәк

Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы Казахстаннан потенциаль инвестор белән сөйләшүләр үткәрде.

Нефтекамада яңа завод төзеләчәк
Нефтекамада яңа завод төзеләчәк


Очрашу видеоконференцэлемтә режимында башкарма хакимиятнең профильле органнары һәм республиканың үсеш институтлары вәкилләре катнашлыгында узды.

- Инвестор 360 эш урыны булдырырга планлаштыра, инвестицияләрнең гомум күләме 2 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Компания тиз бозыла торган продуктлар – рефрижератор һәм изотермик вагоннар, рефконтейнерлар ташу өчен автоном универсаль платформалы вагоннар җитештерүгә юнәлтелгән, - дип аңлатма бирде сөйләшүләр нәтиҗәләренә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Потенциаль инвесторга «Нефтекама» алгарышлы үсеш территориясендә җитештерүне урнаштыруның өстенлекләре тәкъдим ителде.

Шулай ук инвесторны бу үсеш территориясендәге, шул исәптән «Белкам» индустриаль паркы мәйданчыкларындагы буш җир кишәрлекләре белән таныштырдылар һәм ТОСЭР резидентлары өчен каралган ярдәм чаралары һәм республиканың өстенлекле инвестицион проектлары турында сөйләделәр.

Инвестор проект параметрларын билгеләгәннән соң, Башкортстан финанс ярдәме алуга гариза формалаштыруда һәм проектны тәкъдим итү һәм аны алга таба озата бару өчен кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: