-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь , 19:26

Урманда кешеләр янә адашкан...

Краснокама районында ике хатын югалган. Әлегә ниләр билгеле?

Урманда кешеләр янә адашкан...
Урманда кешеләр янә адашкан...

Кичә коткаручылар төн уртасына кадәр Краснокама районының Михайловка авылында яшәүче ике хатынны эзләгән. Алар урманга гөмбәгә киткән дә кайтмаган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңрак эзләүгә волонтерлар да кушылган. 00.20 сәгатьтә аларны тапканнар. Билгеле булганча, 1954 һәм 1957 елгы хатын-кызлар Николо-Березовка һәм Михайловка авыллары арасындагы урманда адашкан.

Ведомство искәртүенчә, урманга барганда үзегез белән пычак, азык запасы, шырпы, телефон алырга кирәк. Туганнарыгызны кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында мотлак кисәтегез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас в