-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь , 17:49

Йөк машинасы поездга бәрелгән

Зыян күрүчеләр бармы?

Йөк машинасы поездга бәрелгән
Йөк машинасы поездга бәрелгән

Бүген Яңавыл районында тимер юл кичүендә юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Яңавыл - Шүдек автоюлының 4нче километрында Омск өлкәсенең 40 яшьлек кешесе "Рено" үзбушаткычына идарә итеп, светофорның тыю сигналына үткән һәм Агрыз - Красноуфимск маршруты буенча хәрәкәт итүче товар поезды белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә йөк машинасы йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасына 20 тонна вак таш төялгән булган.

Урында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган, вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана.

Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/bash_gibdd

Йөк машинасы поездга бәрелгән
Йөк машинасы поездга бәрелгән
Автор:Денис Таваев
Читайте нас в