Узган елның җәендә Бакалыда исерек 23 яшьлек Марс Гузаяров дүрт студент кызны бәрдереп үтергән иде. Суд аны 13 елга төрмәгә хөкем итте һәм зыян күргән һәр гаиләгә 1 миллион сум компенсация түләүне йөкләтте. Бу хакта "Честно говоря" телеграмм-каналы хәбәр итә.
Мәгълүматлар буенча, берникадәр вакыттан соң Башкортстанның Югары суды срокны 11 елга кадәр киметкән. Хәзер Марс Гузаяров, режимны йомшагракка үзгәртергә, шулай ук компенсация күләмен һәм төрмә срогын киметергә теләп, кассацион шикаять язган.
Үлгән кызларның әти-әниләре аптырашта калган. Бу хакта алар үз борчылуларын белдергән. Алар, шулай ук, үлгән балалары өчен компенсация килә башлавы турында белдерде: кемгәдер... 1 тиен, кемгәдер 6 тиен килгән. Иң зур түләү 18 сум 74 тиен тәшкил иткән. Ата-аналар, җинаятьчегә гомерлек төрмә дә аз, дигән фикердә.
Фото/видео: "Честно говоря" телеграмм-каналы, t.me/govoryachestno