Бөре районында 24 сентябрь кичендә Уфа – Яңавыл автоюлының 90нчы километрында кыргый хайван катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Гранта” руле артында утырган Уфаның 34 яшьлек кешесе кинәт кенә юлга килеп чыккан поши өстенә килеп менгән.
Водитель авариядә зыян күрмәгән, поши үлгән, машина җитди механик зыян күргән.