Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шимбә көнне көндезге сәгать биштә Зинино бистәсендә «Мерседес G 300» автомобиленең 42 яшьлек водителе тиешсез урында юл аша чыгып баручы җәяүлене бәрдергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә яшүсмер дәваханәгә озатылган. Машина йөртүче сүзләренә караганда, егет машина юлына кинәт килеп чыккан.
Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган, вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/gibdd_ufa