"Лапша Медиа" сайты экспертлары фаразлавынча, 2023 елда дөрес булмаган яңалыкларның гомум саны 12,5 млн һәм аннан да күбрәккә җитәргә мөмкин. Ике ел эчендә Интернетта ялган яңалыклар саны 8 тапкыр арткан.
Куркыныч нәрсәдә? Без көн саен мәгълүмат агымы белән очрашабыз. Ул бәхәсле, куркыныч, абсурд булырга мөмкин. Беренче карашка бу безнең һәрберебезгә берничек тә тәэсир итми кебек тоелса да, бу алай түгел. Фейклар паника чәчә, кешеләрне уйламыйча эш итәргә, акча югалтырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә алар белән көрәшергә кирәк.
Моны ничек эшләргә? Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматка ышаныгыз, мәгълүматны тикшерегез. Бу эшне «Лапша Медиа» фактчекинг сервисында башкарырга мөмкин.
Бу сервис белән эшләүнең тулы инструкциясе белән түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://lapsha.media/stati/kak-stat-avtorom-lapsha-media-instrukcija/
Аеруча, бу сервис блогерларга һәм журналистларга ярдәм итәчәк.