Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген көндез Кырмыскалы районындагы Кырмыскалы - Бозаяз автоюлының 4нче километрында 38 яшьлек урындагы кеше “Kaiyi E5” машинасы белән идарә итүне югалткан һәм юл читенә төшеп капланган.
Авария нәтиҗәсендә водитель алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Ир-егетнең хәвефсезлек каешын эләктермәгәнлеге билгеле, шуңа күрә авария вакытында ул машина салоныннан чыгып очкан.
Урында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган, вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана.
Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/bash_gibdd