Кичә кич Иске Собхангол – Галиәкбәр автомобиль юлынның 40нчы километрында “Урал-4320” йөк машинасы юл читенә төшеп капланган.
Ашыгыч хезмәтләр килүгә 40 яшьлек водитель үлгән. Билгеле булуынча, водитель агач ташыган булган. Ир-егетнең гәүдәсен гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә тимер өеменә әйләнгән машина салоныннан чыгарганнар.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре һәлакәтнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.