Башкортстанның Тәтешле районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда яшь ир-егет һәлак булган. Бу хакта ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, «ЛАДА Гранта»ның 29 яшьлек водителе Ташкент авылы янында машина белән идарә итүне югалткан һәм юл кырыена чыгып очкан. Авыр җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ир ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Фаҗига вакытында салонда һәлак булган егетнең 30 яшьлек абыйсы булуы билгеле. Ул ашыгыч хезмәтләр чакырган.
Фото: www.ufa.kp.ru/