+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 сентябрь 2023, 12:12

СВО кайчан тәмамланачак?

Русия Оборона министры Сергей Шойгу махсус хәрби операция кайчанга кадәр барачагын әйтте.

СВО кайчан тәмамланачак?
СВО кайчан тәмамланачак?
Сергей Шойгу Оборона министрлыгы коллегиясендә 2025 ел дигән датаны атады. Шушы сүзләрдән чыгып, кайбер басмалар махсус хәрби операция шул вакытка кадәр планлаштырылган икән, дип язып чыкты.

"АКШ һәм аларның тарафдарлары Украинаны коралландыруны дәвам итә. Киев режимы өйрәтелмәгән солдатларны мәгънәсез һөҗүмнәргә үлемгә җибәрә. Көнбатышның һәм аларның Киевтагы ялчыларының шундый оятсыз гамәлләре Украинаны үз-үзен юкка чыгаруга этәрә генә. Бу шартларда хәрби көчләрне ныгытуны дәвам итәбез, шул исәптән, махсус операция тәҗрибәсен кулланып, заманча кораллар юнәтү, гаскәрләрне камилләштерү юлы белән дә. 2025 елга кадәрге планнарны, чараларны эзлекле тормышка ашыру куелган максатларны гамәлгә ашыруга мөмкинлек бирәчәк", - диде Русия оборона министры.

Аллаһы боерса, махсус хәрби операция безнең җиңү белән якын арада тәмамланыр, дип өметләник. Алгы сызыкта булган егетләргә уңышлар һәм җиңү белән исән-сау килеш кайтуларын көтеп калабыз.

Фото: "РИА Новости" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: