"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, октябрьдә республикада һава торышы җылы булачак. Икенче көзге айда һаваның уртача айлык температурасы 11,5 булуы көтелә. Бу - нормадан 4,3 градуска югарырак.
Айлык явым-төшем норма тирәсендә булырга тиеш һәм көньяк-көнчыгышта гына нормадан азрак булырга мөмкин.
Гомумән алганда, октябрьнең беренче яртысы икенчесенә караганда җылырак булачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы