Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә кич белән Уфадагы коммерцияле булмаган "2нче сәүдә хезмәткәрләре" дача ширкәтендәге йортта янгын чыккан. Ашыгыч хезмәтләр килгәндә бина тулысынча ут эчендә булган. Янгынны 30 минут эчендә сүндергәннәр.
Мәгълүматлар буенча, йорт эчендә 65 яшьлек ир гәүдәсе табылган. Ул кәнәфидә утырган килеш үлгән. Янгын факты буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерү үткәрә.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте