

Башкортстаннан вахтачы илебезнең ерак төньягында производствода бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә һәлак булган. Ул үзе Октябрьский шәһәреннән. Вахта ысулы белән Ямал-Ненец автономияле округының нефть скважиналарында эшләгән.
Төбәк Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, скважинаны ремонтлау барышында нефтька ут кабып, шундагы җиһазлар яна башлый. Октябрьскийдан бораулаучы булып эшләгән якташыбыз шунда була һәм тәненең 80 проценты пешә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәнче ул вафат була. Фаҗигагә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу китергән.
Мәрхүмнең әнисе суд аша әхлакый зыянны каплатуга ирешкән. Аның таләпләре Прокуратура тарафыннан хупланган. Суд дәгъвачы файдасына карар чыгарган һәм эш бирүче предприятиедән 5,3 миллион сумлык әхлакый зыянны компенсацияләүне түләтергә карар иткән.