

2023 елда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш элекке кагыйдәләр буенча узачак: чакырылучылар кәгазь формада повесткалар алачак, әмма хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф суммасы 30 мең сумга кадәр арттырылачак. Элек аның максималь күләме 3 мең сум тәшкил иткән.
Электрон повесткалар хәрби исәп реестрын тулысынча эшләтеп җибәргәнче килә ала, ләкин тест режимында гына. Һәм алар бары тик повесткаларны язма рәвештә кабатлаячак.
Моннан тыш, хәрби комиссариатка үз мәгълүматларының үзгәрүе (гаилә хәле, мәгариф, эш яки күченү) турында хәбәр итмәгәннәргә хәзер 5 мең сумга кадәр күләмендә җәза яный.
Бу нормалар 2023 елның 1 октябреннән үз көченә керде.