+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2023, 09:02

Автобус авариягә эләккән...

Ничә кеше зыян күргән?

Автобус авариягә эләккән...
Автобус авариягә эләккән...

Кичә Уфада 17:00 сәгать тирәсендә Совхозная урамында 24 яшьлек водитель идарә иткән «Рено Логан» машинасы һәм 41 яшьлек ир-ат йөрткән «НефАЗ» пассажир автобусы бәрелешкән.

Бәрелеш көчле булган: җиде автобус пассажирының икесе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Ике машина да ьитди зыян күргән, дип хәбәр итә республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеләнә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: