+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 октябрь 2023, 02:48

Гомере кыл өстендә

Ничек семофорны күрмәгән икән соң?!

Гомере кыл өстендәГомере кыл өстендә
Гомере кыл өстендә

Благовещен - Ильина Поляна юлы аша тимер юл кичүендә КамАЗ самосвалы тепловоз белән бәрелешкән. Авария кичә кичке сигездә булган. Республика автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 37 яшьлек шофер семафорның тыю сигналына юлны чыгарга уйлаган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк машинасы йөртүчесе бик авыр хәлдә җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләгә. Вак таш тутырылган ун алты вагонның алтысы рельслардан төшә.

Һәлакәт урынында юл полициясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас