

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган төндә Әлшәй районында авария булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Стәрлетамак - Раевка автомобиль юлының 70нче километрында "Hyundai Creta" машинасы руле артында 16 яшьлек яшүсмер идарә итүне югалткан, машина юлдан чыгып очкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 13 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган. 19 яшьлек ике егет дәваханәгә озатылган, берникадәр вакыттан соң аларның берсе реанимациядә вафат булган.
Яшүсмерләрнең машинада йөрүе хакында өлкәннәрнең берсе дә белмәгән. Аларны авариядән соң сигнал биргән махсус система ярдәмендә генә тапканнар. Тугызынчы сыйныф укучысы, әнисенең машинасын сорамыйча алып, дусларын мәҗлескә алып киткән. Юлда алар сыра эчкән.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте