

Билгеле мәгълүматлар буенча, апрель аенда Поляковка - Черниговка автоюлының 3нче километрында 18 яшьлек “ВАЗ-21099” водителе машина белән идарә итүне югалта һәм юл читендәге электр баганасына барып бәрелгән, машина капланган. Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән яшь ярымлык бала вафат булган.
Автомобиль салонында 5 кеше, шул исәптән 3 бала булуы ачыкланган. Үлгән сабый балалар өчен махсус җайланма белән каптырылмаган булган. Өстәвенә, водитель исерек хәлдә булган. Шулай ук, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган, автомобиль тиешенчә теркәлмәгән булган.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныган. Суд аңа 6 ел төрмә җәзасы билгеләгән.
Фотто: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/bash_gibdd