+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 октябрь 2023, 18:36

Иң югары бүләкләргә лаексыз!

Бүген, Республика көне алдыннан, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төрле һөнәр вәкилләренә: галимнәргә, табибларга, уйлап табучыларга, энергетикларга, төзүчеләргә, мәдәният эшлеклеләренә, педагогларга, юристларга, идарәчеләргә һәм эшкуарларга Русия һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Иң югары бүләкләргә лаексыз!Иң югары бүләкләргә лаексыз!
Иң югары бүләкләргә лаексыз!

"Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Башкортстан уңышлы үсә, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыта. Ышаныч белән алга карый. Без сәнәгатьчеләребезнең һәм аграрийларыбызның югары нәтиҗәләренә шатланабыз. Кешеләргә дистә еллар хезмәт итәчәк масштаблы инфраструктура проектларын тормышка ашырабыз. Рекордлы күләмдә торак, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм спорт үзәкләре төзибез. Шәһәрләребезне һәм авылларыбызны төзекләндерәбез. Кешеләр муллыкта яшәсен, балалар үстерсен, киләчәккә оптимизм белән карасын өчен барлык көчебезне куябыз. Безнең республика казанышлары нигезендә сезнең хезмәт, тәҗрибәгез, талантларыгыз, профессионализмыгыз, уникаль компетенцияләрегез ята. Сезнең һәрберегез - республика горурлыгы. Безнең яшь смена сезгә лаек", - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы үзенең чыгышында кайбер коллективлар һәм бүген дәүләт бүләкләрен алучылар турында сөйләде

Пирогов ордены белән бүген Башкортстан медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы профессоры Радик Фаязов бүләкләнде. Талантлы хирург һәм укытучы, ул хәрби-кыр шартларында беренче медицина һәм хирургия ярдәме күрсәтү буенча ординаторлар әзерләү программасын эшләгән. Медицина бригадасы составында Русиянең яңа төбәкләре халкына хирургик ярдәм күрсәтә.

«Русия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Стәрлетамак шәһәренең олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Юрий Зубков лаек булды. Аның дистәләгән тәрбияләнүчесе арасында күп кенә дәрәҗәле ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар бар. Мәсәлән, атказанган спорт мастеры, Паралимпия уеннарының күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры, Сурдлимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Раушания Шагарова.

Танылган язучы, Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Иделбаева дистәләгән китап чыгарган, аларның кайберләре Мәскәүдә, Татарстанда һәм хәтта илебездән читтә дә басылган. Аның әсәрләре дөньяның 25 теленә тәрҗемә ителгән. Аның шигырьләренә 500дән артык лирик һәм балалар җырлары язылган, аның җырлары белән 8 аудио һәм видеоҗыентык чыгарылган.

Шулай ук Салават Юлаев орденына Илсур Нәбиуллин лаек булды. Актив меценат, ул приютларга, мәктәпләргә һәм балалар йортларына 25 млн сумнан артык суммага ярдәм күрсәткән. Үз акчасына Баймак районында мәчет төзеде, тагын 10ын ремонтлады. Пандемия вакытында сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ятимнәргә, картлар йортына ярдәм итте. «Әни ял итәргә лаек» проектын оештыра, аның ярдәмендә төрле районнардан дистәләгән ялгыз аналар ял итә һәм республика шифаханәләрендә дәвалана. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә.

Җырчы Илшат Яппаров бүген Башортстанның атказанган артисты булды.

"Сезнең һәрберегез турында күп җылы һәм игелекле сүзләр әйтеп була. Күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт. Сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Без сезне кадерлибез, без сезнең белән горурланабыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, игелек һәм яңа казанышлар телим», - диде Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас