

Полиция хезмәткәрләре тиз арада ике машинаны да тапканнар, шикләнелгән кешене дә кулга алганнар. Ул элек хөкем ителгән 35 яшьлек Чишмә-Тартыш авылы кешесе булып чыга. Ул үз гаебен таныган.
Билгеле булуынча, шул көнне җинаятьче дусты белән туган көнен “бәйрәм” иткән. Күпмедер вакыттан соң алар урамга чыккан, анда салонында ачкычы булган “ВАЗ-2112” машинасын күргән. Шул машинада ул күрше районда яшәгән дусты янына барырга булган. Тик ерак китә алмаган – машина белән идарә итүне югалткан һәм юл читенә чыгып очкан. Бу вакыйга ир-егетне бер дә туктатмаган. Машинаны шунда калдырып, арытаба киткән.
Явыз ниятле кешенең игътибарын “УАЗ” җәлеп иткән, ул аңарда Чакмагыш районына юл тоткан. Билгеләнгән урынга барып җиткәч, бернәрсә дә булмаган кебек, йокларга кереп яткан.
Урлау фактлары буенча тоткарланган кешегә карата Русия Җинаять кодексының 166 мәддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча ике җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән кеше сак астына алынган.