0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 октябрь 2023, 09:07

Урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире кайтмаган...

Коткаручылар аны төнлә генә тапканнар.

Урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире кайтмаган...
Урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире кайтмаган...

Кичә кичке сәгать тугызда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручыларына бер кеше шалтыраткан һәм 1951 елгы әтисе югалуы турында хәбәр иткән. Ул иртәнге сәгать 11дә урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире кайтмаган.

Урманга коткаручылар юлланган. 3 сәгать эзләүләрдән соң, кешене торак пунткттан 6 километр ераклыкта тапканнар. Ул бөтенләй хәлсез булган, арыганлыктан һушын югалта язган. Коткаручылар аны тикшергәннәр, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булмаган.

- Әгәр дә аны тиз арада тапмасалар, нәтиҗә аяныч булыр иде. Сүз уңаеннан, аның янында гөмбәләр булмаган, — дип билгеләп үтте коткаручылар.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: