ЮХХДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, Бөре районында Уфа - Яңавыл автоюлының 100нче чакрымында 20.00 сәгать тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек яшүсмер алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, водительләр һәм тагын өч пассажир медицина учреждениесенә китерелгән.
"Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшен координацияләү өчен авария урынына Бөре районара прокуроры Алмаз Абдюшев чыкты. Күзәтчелек ведомствосы вакыйганың барлык хәл-шартларын ачыклауны, шулай ук әлеге факт буенча процессуаль карар кабул итүне контрольдә тота", - диелә хәбәрдә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы